«Чарушин китаплары геройлары белән»: әдәби сәяхәт (0+)

20 октябрь көнне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге танылган язучы һәм рәссам-иллюстратор Евгений Чарушинның тууына 120 ел булуга багышланган «Чарушин китаплары геройлары белән» дигән әдәби сәяхәт үткәрде. 

чарушин
10.2021 дс 33
IMG_20211019_094822

Китапханәче сөйләгәннәрдән мәктәпкәчә яшьтәге укучыларыбыз рәссамның күңелле һәм шук балачагы, аның хайваннарга һәм кошларга карата мәхәббәте һәм кайгыртуы турында белде. Шулай ук аны «Р» авазын әйтергә карга өйрәтүе, ә Нократ елгасын бер көтү сыер белән бергә кичеп чыгуы турында белү балаларга аеруча кызыклы булды. Алга таба иң кызыксынучаннар «Балалар һәм нәни җәнлекләр» викторинасы сорауларына җавап бирде, «Кем кайда яши», «Кем ничек сөйләшә» уеннарында актив катнашты. Авторның «Волчишко», «Про Томку» хикәяләрен кычкырып укыдылар. Балалар Чарушин китапларында хайваннар һәм кошлар рәсемнәрен карады, бик теләп үзләренең йорт хайваннары турында сөйләде. Вакыт бик күңелле һәм сизелмичә үтте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: